Иң беренчесе – малай
Дөньяга яңа кеше туудан да бәхетлерәк тагын нинди мизгел бар икән!?
Бу яңа елда район үзәк сырхауханәсенең бала тудыру бүлегендә иң беренче булып малай туды. Олы Кайбыч авылында яшәүче Гөлфия Фәтхуллина 8 гыйнварда икенче баласын тапты, улының авырлыгы 3 килограмм 480 грамм, буе 54 сантиметр. Кичә бала тудыру бүлегенә тагын ике йөкле хатынны китерделәр. Аның берсе бишенче, икенчесе икенче баласын табарга җыена.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев