Майор дәрәҗәсенә җиткәч, эшемнән кысып чыгардылар
Күптән түгел калада өй туенда булдым. Шунда ерак туганым белән сөйләшеп утырдык.
Менә ничә ел инде аның күңеле яралы... Ул, ачылып китеп, миңа үзенең кызы белән булган вакыйганы сөйләде. Аның кызын мин бик яхшы беләм, тыйнак, сабыр, тырыш, чибәр, матур буй-сынлы бала.
Әнисе Рауза апа сөйләве буенча, кызы Алсу мәктәптә 7-8 класста укыган вакытларда, үзенең ир-малайлар шикелле армия сафларына барасы килүен әйтә килгән. Үзенең гозере белән атасы Җәмилне аптыратып бетерә. Баланың солдат кыз буласы килә, «Танышларың арасында белүчеләр бардыр», ди. Кызларга анда эләгүе авыр дип, әтисе аның хыялын «җиргә» төшерә. Алсу кечкенәдән үзе теләгәнен булдырырга омтылучан була. Тугызынчы классны тәмамлагач, машина йөртүчеләр курсына укырга керә һәм йөртү таныклыгы алу өчен имтиханнар бирә. Ләкин яше уналтыда гына булгач, таныклык бирелми. Кыз аптырамый, ике елдан, 18 яшь тулгач, таныклыкны кулына ала. Әти-әнисе аңа мәктәпне бетергәч, йөреп торырга дип, тотылган машина алып бирә. Алсуның бәхете чәчәк ата. Оста итеп йөрергә өйрәнә.
Урта мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап, әти-әнисенең хәер-догасын алып, Алсу Казанга укырга китә. Ике ел техникумда укып, кызыл диплом ала. Аның белән генә чикләнмичә, читтән торып институтка өченче курска юл тота. Аны да уңышлы тәмамлап, кулына юрист белгечлеге дипломы ала.
Яшьлек хыялын өлешчә тормышка ашырам дип, каладагы эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша. Анда эшкә керүе дә җиңелләрдән булмый, бик күп сынауларны ерып чыга. Алсу бирешми. Төрле ут коралларыннан оста итеп атарга да өйрәнә.
Тырыш кызны тиз күреп алалар. Катлаулы эшләр, биремнәр тапшыралар. Шулай тырышып эшли торгач, Алсуны югарырак дәрәҗәгә күтәрәләр. Ике елдан бүлек мөдире итәләр. Кыз алны-ялны белми хезмәт итә, булсын дип эшли. Ләкин бу акыллы, тырыш, батыр авыл кызының дошманнары барлыкка килә башлый. Чөнки Алсу туры сүзле, һәрнәрсәне җиренә җиткереп үти торган. Һәм үзенең кул астында эшләүчеләрдән дә шуны таләп итә. Кайбер хезмәттәшләре, эшкә җиңел караучылар, менә шулар әләкчегә әверелеп, Алсу өстеннән югарырак хуҗаларга яла яга башлыйлар. Алсу да курка торганнардан түгел, тагын да тырышыбрак эшли башлый. Бирешми, сынмый. Менә шундый коллектив белән ул унөч ел эшли. Ләкин инде шушы вакыт эчендә ул нихәтле саулыгын, нервасын бетерә. Өйгә кайткач та, төннәр буе борчылып, елый, нахакка рәнҗеткәннәре өчен күңеле тула.
Бу хәлләрне, Алсу, әлбәттә өйдәгеләргә белгертми. Эш хуҗалары Алсуның тәртипле, намуслы булуын белеп тә, ахыр чиктә аны, үз теләге белән гариза язарга мәҗбүр итәләр. Юха телле «дуслары» үз эшләрен эшләде. Алсуга ничек кенә авыр булмасын, ул, башын горур тотып, үз намусына тугры калып, эшеннән китте.
Бу хәлләрне Алсу әти-әнисенә сөйләгәч, Рауза апа чак кына акылдан язмый кала. Ничек, ничек? Аның тырыш баласы кемгә ярамаган? Ничек шулай каты бәгырьле, дөреслекне күрмәүче түрәләр буламы? Рауза апа бик каты өзгәләнә, саулыгын югалта, төннәрен йокламас була. Ник шулай корылган дөнья? Яхшы кешеләрне юкка чыгаралар, ялагайлар чәчәк ата. Алар кыз баланы рәнҗетеп, шулай рәхәт яшәрбез дип уйлыйлармы? Әйе, аның кызы Алсу, башка кешеләр кебек, танышлык аша эшкә кермәде. Үзе тырышып күтәрелде, алга таба да кеше булып калды. Шулай, дөрес әйтәләр, бөтен төштә дә «йонлач кул» кирәк. Ләкин Алсу үз-үзенә ышанучан, төпле булды. Майор дәрәҗәсенә җиткәч кенә «кысып» чыгардылар. Яшьлегенең матур вакытлары шул эшендә үтте Алсуның. Бик авыр кичерде ул эштән китүен, ярасы тирән иде.
Ярар, булган-беткән, димәк, шулай язган булгандыр. Әкренләп Алсу аңына килә башлады, тормышка яңадан әйләнеп кайта алды. Әнисе Рауза апа гына бу гаделсезлекне кичерә алмады, кызы-бәгьре өчен үзәге өзелде.
Рауза апаның борчылуын җөпләп: дөнья малы артыннан куучылар ни уйлыйлар икән? Барлык байлыкларын, акчаларын үзләре белән алып китә алабыз дипме?
Дөньяда кайбер шундый явыз түрәләрнең, әшәке адәм балаларының яклаучысы булмаган кешеләрне хаксызга рәнҗетүе күңелне өшетә, канатларны кисә.
Фото ясалма фәһем ярдәмендә әзерләнде.
Исемем редакция өчен генә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев