Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Яшәешне уңайлы итүчеләр

16 мартта торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бәйрәм котлавы белән мөрәҗәгать итте:

- Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләр, хезмәт ветераннары! Сезне район Советы, башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Коммуналь тармакның никадәр мөһим икәнлеген аңлатып торуның кирәге юктыр. Алар — халыкның тормышын уңайлы итүчеләр. Һәр көнне, эш яки бәйрәм көне булсын, сез тормыш-көнкүрешебезне уңайлы итү өчен тырышасыз. Районыбызда мөһимнәрдән саналган әлеге тармакны үстерүгә өлеш кертүчеләр, бу өлкәдә хезмәт куйган барлык ветераннар да хөрмәткә лаек. Һөнәри традицияләрне дәвам итеп, намус белән хезмәт итүче, кайбычлыларның ышанычын саклаучы һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. Сез ирешелгән күрсәткечләрдә генә тукталып калмассыз һәм нәтиҗәле эшләүче торак-коммуналь хуҗалыгы системасын булдыруга юлны дәвам итәрсез дип өметләнәм. Барлык торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар телим. Үзегез һәм якыннарыгыз имин, бәхетле һәм сау-сәламәт булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев