Яшел сарымсак пастасы — кышка иң тәмле ризык!
Сарымсак башларыннан (укларыннан) менә дигән паста ясап була!
Аны ашка салырга да, ипигә ягып ашарга да бик тәмле.
Кайчан ясыйбыз?
Сарымсак башындагы уклар катып киткәнче, йомшак чагында җыеп калырга ашыгыгыз!
Ничек ясыйбыз?
Әзерлек. Сарымсак башларын җыеп алабыз, яхшылап юабыз.
Турау. Аларны иттарткычтан чыгарабыз.
Тәмләткечләр. Тәме буенча тоз сибәбез. Майонез яки үсемлек мае кушып, яхшылап болгатабыз.
Саклау. Пыяла банкаларга тутырабыз да суыткычка урнаштырабыз.
Бу паста суыткычта бик яхшы саклана һәм кыш буе җәй исен исләтеп торачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев