Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Илебез ышанычлы кулларда: Кайбыч егетләре армиягә юл алды

Россия Кораллы Көчләре сафларына язгы чакыру дәвам итә.

Районыбызның асыл егетләре Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәргә әзер. 

Бүген иртәдән балалар сәнгать мәктәбе каршындагы мәйданга җыелучылар дулкынландыргыч хисләр кичерде: монда хәрби хезмәткә озату тантанасы үтте. Олы Кайбыч авылыннан Рәсим Ильясов, Азамат Ормонов һәм Байморзадан Родион Ефимов туган җирләре белән саубуллашып, хәрби юлга кузгалды. Булачак солдатларны олы тормыш юлына озатырга әти-әниләре, якыннары, дуслары һәм сыйныфташлары җыелды.

Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров егетләргә олы ышаныч белдерде һәм җылы теләкләрен җиткерде:

— Туган илне, якыннарыңны саклау — һәр ир-егетнең изге бурычы. Кайда гына хезмәт итсәгез дә, Кайбычны гел истә тотыгыз. Сез — безнең районның йөзе, горурлыгы! Намус белән хезмәт итеп, исән-сау, чыныгып кайтыгыз, — диде ул.

Бу көн булачак солдатлар өчен генә түгел, ата-аналар өчен дулкынландыргыч булды. Инде үсеп җитсәләр дә, әти-әни өчен алар һаман да бала булып кала.

Егетләр, хезмәтегез уңышлы, юлларыгыз хәерле булсын! Сезне туган як көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев