Илсур Һадиуллин имтиханнарга шпаргалкалар белән килергә ярамау турында катгый кисәтте
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарына шпаргалкалар алып килергә ярамау турында катгый кисәтте.
«Бу хакта былтыр да әйттем. Ул – сезнең милек, ә үз милкеңне бөтен кешегә күрсәтергә ярамый, шул милкең аркасында тагын кабинеттан да куып чыгарсалар – Аллаһ сакласын!» – диде министр журналистлар белән әңгәмә вакытында. Бүген ул «Унбер» 11нче күп профильле лицеена килеп, имтихан үткәрү пунктларын карап чыкты һәм укучылар белән аралашты.
Бүген укучылар рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Химия, рус әдәбияты, тарихтан сынаулар инде узды. Аларның кисәтүләрсез үтте, диде министр.
«Каядыр өстәмә кесәләр тегеп, шпаргалар тутырырга, телефоннар, сәгатьләр, колакчыннар белән дә килергә кирәкми. Рус әдәбиятыннан имтиханга сүзлекләр алып килергә ярый, рөхсәт ителгән әйберләр белән кулланырга мөмкин, ә калган нәрсәләр тыела. Балаларны аудиториядән чыгарып җибәрерлек сәбәпләр булырга тиеш түгел. Күп тапкырлар әйткәнебез бар. Алар бит безнең балалар, борчылабыз. Ник имтихан тапшыруны тагын бер елга озайтырга?» – дип кисәтте Илсур Һадиуллин.
Министр сүзләренчә, быел республикада БДИны узган елда бирә алмаган 9 укучы тапшыра. Алар арасында тизләтелгән темп белән 10 классны тәмамлаучылар да бар.
«Иң мөһиме – балалар тыныч булсын, ата-аналар да тынычлык сакласын. Балалар яхшы кәефтә. Мин карап чыктым: барысы да яхшы оештырылган. Саф һава керсен өчен бераз тәрәзәләр дә ачык булачак. Имтихан уздыру пунктларындагы педагогларның мөнәсәбәте укучыларга үзләрен тыныч хис итәргә ярдәм итә», – диде Илсур Һадиуллин.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев