Иң күп китап укучы гаилә
Гаилә елы уңаеннан район үзәк китапханәсендә күп еллар дәвамында иң актив китап укучылар булган гаиләләр белән очрашу үткәрелде.
Түгәрәк өстәл артында барган чарада Олы Кайбыч авылыннан Нурания Сабитова, Роза Гыймранова, Люзия Низамиева оныклары белән, Айгөл Хәйретдинова, Кече Кайбыч авылыннан Алмаз Низаметдинов, Бәрлебашы авылыннан Альбина Галиева гаиләләре килгән иде. Китап сөючеләр үзләренең гаилә традицияләре белән таныштырды, тату гаилә булып яшәү серләре белән уртаклашты. Кичә барышында балалар, әниләре, дәү әни, дәү әтиләре белән бергәләшеп, татар халык мәкальләрен, әйтемнәрен, табышмакларын искә төшерде.
Бәйрәм җыр-биюләр, төрле уеннар белән үрелеп барды. «Миннән сорау, сездән дөрес җавап», «Гаиләдә сакланган гореф-гадәтләр», «Кем тизрәк?» уеннарында көч сынаштылар. Нурания апаның оныгы Ислам Сабитов үзенең матур җыры белән чарабызга тагын да ямь өстәде. Алып баручыларыбыз гаилә турында матур шигырьләр сөйләде. «Сорау -җавап» уенында әбиләр дә, әниләр дә, балалар да бик теләп катнашты. Татар телен саклауга кагылышлы проблемалар да күтәрелде очрашуда. Ата-аналар балалары белән тугач та ана телендә сөйләшеп, үз телендә аңлашсын иде, дигән теләкләр еш яңгырады.
Чарада китап укуның мөһимлеге дә ассызыклап билгеләп үтелде. Баланы китап укырга, аны яратырга бары өйдә генә өйрәтеп була. Укуга караш, кызыксыну, иң беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки бала иң беренче китабын өйдә — әти-әни кулында күрә, тәүге әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә.
Кичә барышында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова матур, күркәм теләкләрен җиткерде.
Район үзәгендәге һәм авыллардагы китапханәләрдә зурлар һәм балалар өчен китаплар бик күп. Яңалары да әледән-әле кайтып тора. Сез дә китап сөючеләр сафына кушылыгыз.
Гөлсем Гарәфетдинова, китапханә хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев