«Җиңү армиясенә кушыл!» акциясе старт алды
Бүген Татарстанда 12 сәгатьлек «Җиңү армиясенә кушыл!» акциясе старт алды.
Акция «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында уза, ул иртәнге сәгать 8 дә башланды һәм 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Марафонга волонтер-әбиләр, сугышчыларны коткаручы медиклар һәм волонтер-балалар, шулай ук, әлбәттә, махсус хәрби операциядә катнашучылар кушылачак.
Акциядә Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашачак. Аңа шулай ук республика районнары һәм шәһәрләре башлыклары да кушылачак, алар арасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев та булачак. Россиянең башка төбәкләреннән дә кушылулар күздә тотыла.
«Безнең геройлар» циклыннан фильмнар, шулай ук махсус операция зонасыннан ТНВ хәбәрчеләренең репортажлары күрсәтеләчәк. Алгы сызыктан ерак булмаган урыннардан турыдан-туры кушылулар да планлаштырыла.
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, Элвин Грей псевдонимы белән билгеле Радик Юльякшин ТНВ студиясендә кунакта булачак. «Болгар радиосы» студиясенә Татарстан Республикасының атказанган артистлары Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова һәм Рифат Зарипов киләчәк.
Марафон ТНВның рәсми төркемендә ВКонтакте социаль челтәрендә һәм канал сайтында трансляцияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев