«Җиңү йөзе»: Кайбыч музее сугыш ветераны Рәхим Габдрахмановның шәхси әйберләре белән тулыланды
9 Май — Җиңү көне алдыннан Кайбыч ягы музее Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеранның шәхси әйберләре белән тулыланды.
Олы Кайбычта яшәүче Гөлнур Нәҗметдинова әтисе Рәхим Габдрахман улы Габдрахмановның фотосурәтләрен, документларын, орден-медальләрен музейга бүләк итте. Бу әһәмиятле вакыйга «Музейга экспонат бүләк ит» проекты һәм «Җиңү йөзе» рубрикасы кысаларында узды. Әлеге чараларның максаты — якташ геройларыбызның истәлеген саклау.
Тапшырылган ядкәрләр зур тарихи кыйммәткә ия. Алар арасында Рәхим Габдрахмановның сугышчан бүләкләре дә бар. Алар — ветеранның батырлыгы һәм кыюлыгының телсез шаһитлары. Төрле елларда төшерелгән фотосурәтләр батыр якташыбызның тормыш юлы турында сөйли. Рәсми документлар музей архивын аның биографиясе турындагы төгәл мәгълүматлар белән тулыландырачак.
«Музейга экспонат бүләк ит» акциясе район халкын гаилә ядкәрләре белән уртаклашырга чакыра. Алар тарихны, үткәннәрне онытмаска, аны киләчәк буыннарга тапшырырга ярдәм итә. Габдрахмановлар гаиләсенең әлеге адымы — гади генә гамәл түгел, ә ата-бабаларыбыз батырлыгына тирән хөрмәт һәм уртак тарихи хәтер өчен җаваплылык билгесе.
«Җиңү йөзе» рубрикасы сугыш тарихын аерым кешеләр язмышы аша күрсәтүне максат итеп куя. Рәхим Габдрахман улының фотоларда һәм бүләкләрдә сакланган тарихы шундый тере дәлилләрнең берсенә әвереләчәк. Барлык тапшырылган материаллар да музейда сакланачак. Алар, өйрәнелеп, күргәзмә эшчәнлегендә кулланылыр һәм батырларның даны мәңгелек булуын искәртеп торыр.
Габдрахманов Рәхим Габдрахман улы 1916 елда Кошман авылында туа. 1939 елны кадровый хезмәткә алына һәм Веница шәһәрендә Совет армиясендә хезмәт итә. Шуннан аны Проскорб шәһәренә десант дивизиясенә күчерәләр. Йөрәге авырту сәбәпле, полк мәктәбенә укырга җибәрәләр. Аннан сержант булып чыга һәм минометлы расчет командиры итеп билгеләнә. 1941 елның июнендә җәйге лагерьда хезмәт иткәндә, илебезгә немец фашистларының басып керүе турында хәбәрне ишетү белән, Украинаның Корсунский комиссариаты сугышка ала. Батыр якташыбыз Константин станциясен азат итүдә катнашкан чакта чолганышта кала. Аягы яраланып, немецларга әсирлеккә төшә. Украинадагы Олень шәһәрендә бер ай больницада дәваланган соң, аннан чыгып кача. Немецлар, тотып алып, лагерьга китерәләр. Рәхим Габдрахманов аннан да кача һәм, безнекеләр килгәнче, Киев өлкәсенең Новый Селице авылында яшәүче бер бабайда яшәп тора. Совет армиясе авылны азат иткәннән соң, Рәхим абый, кулына корал алып, сугышка китә. Румынияне, Венгрияне азат итүдә катнаша. Ул — икенче дәрәҗә Ватан сугышы һәм «Кызыл Йолдыз» орденнары кавалеры.
Сугыштан соң Кошман мәктәбендә кочегар булып эшли. Рәхим абый 2001 елның 19 июнендә вафат була. Туган авылы зиратында җирләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев