Җиңү көне котлы булсын!
Хөрмәтле якташларым!
Бөек Җиңү көне уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына, Кайбыч халкына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
— Хөрмәтле якташларым! Сезне район Советы, башкарма комитеты һәм үз исемемнән Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан тәбрик итәм. 9 Майны иң дәһшәтле, канкойгыч сугышның тәмамлануын бәйрәм итү белән генә бәйләп карамыйбыз. Хәзер ул күпмилләтле халкыбызның ныклыгы, каһарманлыгы символына әверелде. Бөек Җиңү зур югалтулар хисабына яуланды: дистә миллионнарча кеше һәлак булды, меңнәрчә шәһәр һәм авыл янып көлгә әйләнде, завод-фабрикалар җимерелде, мәдәният һәйкәлләре юкка чыкты. Безнең районнан ун меңнән артык кеше фронтка китә. Шуларның яртысына туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Яу кырында башын салган Ватан солдатлары мәңге онытылмас!
Бүгенге көндә Ватанга хезмәт итүне, аның чикләрен саклауны үз-үзләрен аямыйча яңа геройлар — махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвам итә. , абаларыбызның кыюлыгы һәм ныклыгы мисалы, халкыбызның патриотик бердәмлеге нигезен тәшкил итә, гражданлык үрнәге булып тора.
Кадерле ветераннар, олы рәхмәтебезне белдереп, алдыгызда баш иябез. Без тыныч һәм ирекле илдә яшәсен өчен кылган батырлыгыгыз һичкайчан онытылмас. Тормышыгыз шатлыкларга бай булсын, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп, сау-сәламәт булып озак яшәгез! Бәхет, уңышлар һәм иминлек телим. Җиңү бәйрәме котлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев