Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Җир яхшы булмаса, кычыткан ярдәмгә килер!

Бакчадагы туфрак һәрвакыт кына уңдырышлы булмый, ә черемә яки компост әзерләргә һәркемнең дә мөмкинлеге юк.

Бу очракта безгә гади кычыткан ярдәмгә киләчәк! Ул азотка, калийга һәм файдалы микроэлементларга бик бай.

Помидор, борыч яки кыяр үсентеләрен утыртканда түбәндәге ысулны кулланып карагыз:

  • Үсенте өчен гадәтидән тирәнрәк чокыр казыгыз.
  • Төпкә вакланган кычыткан тутырыгыз.
  • Кычыткан өстенә бераз балчык сибегез (тамырлар турыдан-туры кычытканга тимәсен).
  • Чокырга су сибеп җибәрегез.
  • Рассаданы урнаштырып, күмеп куябыз.

Бу нинди файда бирә?
Кычыткан черә башлагач, туфракка җылылык бирә — бу үсемлекләрнең тизрәк тамыр җәюенә булыша. Алга таба, тамырлар тирәнрәк киткәч, алар кычытканнан барлык кирәкле туклыклы матдәләрне ала башлый. Тәҗрибә кабатлагыз һәм сыйфатлы уңыш алыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев