Җир йөзендәге иң матур сүз — әни
Янәшәңдә кадерле, якын кешең булганда кәефең дә күтәрелә, тормыш проблемалары да хәл ителә, нәрсә дә булса тудырырга көч һәм теләк барлыкка килә.
Надежда Ермолаева, гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге җитәкчесе:
Җир йөзендәге иң матур сүз — әни. Янәшәңдә кадерле, якын кешең булганда кәефең дә күтәрелә, тормыш проблемалары да хәл ителә, нәрсә дә булса тудырырга көч һәм теләк барлыкка килә. Без балачактан әниебезнең кайгыртуын, йомшак кулларының җылысын, аның тугры һәм сизгер йөрәгенең тынгысыз тибешен тоябыз. Аналар бәхете — гаиләнең имин һәм балаларның сәламәт булуында. Кадерле әниләр! Гаилә һәм аның кыйммәтләрен тудыруга, илебезнең лаеклы гражданнарын тәрбияләүгә керткән өлешегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен белдерәм
Күп кенә аналар улларын махсус операциягә озатты. Аларга сабырлык телим.
Һәр гаиләгә һәм йортка тынычлык, иминлек телим. Бәйрәм котлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев