Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Исерек хәлдә руль артына утыручылар кимеми

ЮХИДИ инспекторлары юлларда даими рәвештә кисәтүләр үткәрүгә карамастан, исерек хәлдә руль артына утыручылар һаман очрап тора.

Җәмәгать суды исерек килеш транспорт белән идарә итүчеләрне караган эшләрнең беркетмәсен юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссиягә җибәрә.

Яңа ел каникуллары чорында Кайбыч полиция бүлегенең дәүләт автоинспекциясе инспекторы Илфир Юсупов кичке якта Мәлки зонасына рейдка чыга. 20 сәгать 45 минутта ул Мәлки авылының Үзәк урамында «Рено» автомобилен туктата. Ул, автомобиль йөртүче Алексей Якимов машина тәрәзәсен ачуга, салоннан спиртлы эчемлек исе килүен тоя. Шул сәбәпле, автомобиль белән идарә итүдән читләштерелә һәм аңа махсус прибор ярдәмендә тикшерү үтәргә тәкъдим ителә. Тикшерү нәтиҗәсендә спиртлы эчемлек куллануы ачыклана. Аңа карата беркетмә төзелә. Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен таный, үкенүен белдерә.

Судта ачыкланганча, Якимов моңа кадәр автоинспекторлар тарафыннан эчкән килеш руль артына утырган өчен тоткарланмаган. Барлык документларны, видеоязманы карап чыкканнан соң, суд аны гаепле дип таный һәм 45 мең сум күләмендә штрафка тарта, ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев