Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб авылы апалары Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән очрашуга җыелды

Иске Чәчкаб авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган очрашу узды.

«Бер күрешү-бер гомер бер гомер», диеп тикмәгә генә әйтмиләр бит. Мәдәният йорты мөдире Рушания Камалиева, китапханәче Лилия Кәлимуллина әзерләгән өстәл уеннарында килгән әби-апалар кызыксынып катнашып утырды.

Фермада эшләп лаеклы ялга чыккан апалар, хезмәтләре авыр булса да, күңелле вакытлары күбрәк булган истәлекләрен көлешеп искә алды.

Гомере буе фермада савымчы булып эшләгән Фәүзия Сафина үзе иҗат иткән шигырьләрен сөйләгәндә, башкалар тын да алмый тыңлап утырды. Яшьлекләрен искә төшереп, бию көенә тыпырдап биеп тә алдылар. Үзләре дә алып килгән тәмлүшкәләр белән чәйләр эчеп, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, тагын очрашуларга өмет итеп, җәяү, һава сулап кайтабыз дип, өйләренә таралыштылар.

Гөлнара Хәйретдинова, Иске Чәчкаб авылының ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев