Иске Чәчкаб авылындагы «Казан каймасы» һәйкәле янында тематик чара узды
11 февраль Казан каймасы - саклану корылмаларын кабул итү көне. Бу вакыйганың илебез тарихында тоткан урыны зур. Әлеге истәлекле дата уңаеннан бүген авылыбызда урнашкан «Казан каймасы» һәйкәле янында тематик чара узды.
Чарада район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, районның ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина, «Яшь армиячеләр» хәрәкәте штабы начальнигы Роза Насыйбуллина, Кораллы Көчләр ветераны, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, авылыбызның ветераннар советы рәисе Гөлнар Хәйретдинова, мәктәп укучылары, Муса Җәлил исемендәге отрядның яшь армиячеләре, авылдашлар катнашты.
Чараны Рәмис Рафисович алып барды. Ул «Казан каймасы» корылмасының тарихы, ул чордагы авылыбыз тормышы турында сөйләде.
Иске Чәчкаб халкының киң күнелле булуына басым ясады. Әле шушы арада гына табылган яңа кызыклы фактлар белән уртаклашты. Һәрберебез белә, окоп казырга килүчеләр арасында күренекле татар язучысы Гадел Кутуй, композитор Җәүдәт Фәйзи дә булган. Алар да Иске Чәчкаб авылында яшәгән.
Җәүдәт Фәйзи данлыклы «Башмагым» музыкаль пьесасына көйне безнең авылда вакытта иҗат итә. Аның кулъязмалары арасында Иске Чәчкаб авылы бик күп тапкыр искә алынган. Чара ахырында һәйкәлгә чәчәкләр салдык.
Энҗе Гыйльманова, Иске Чәчкаб мәктәбе укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев