Иске Чәчкаб китапханәсендә «Муса Җәлил — каһарман шагыйрь» дип исемләнгән әдәби сәгать узды
Ел саен 15 февральдә татар халкының бөек каһарман шагыйре Муса Җәлилнең (1906-1944) туган көне билгеләп үтелә.
Муса һәм аның көрәштәшләренең исемен телгә алмый мөмкин түгел, чөнки аларны онытырга безнең хакыбыз юк.
Әдәби сәгатьнең икенче өлешендә укучылар шагыйрьнең тормыш юлына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Әлеге чарага бай эчтәлекле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Менә ничә еллар инде ул халык күңелендә якты бер җыр булып яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев