Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб мәдәният йортында Кайбыч районы оешканга 35 еллык юбилейга багышланган бәйрәм концерты узды

Концерт ветеран апалар катнашында оешкан, «Ак калфак» фольклор ансамбле белән берлектә Чәчкаб мәктәбе коллективы катнашында бәйрәмчә җыр-биюләр, шигырьләр сөйләү белән үрелеп барды.

Мәктәп укучылары: яшь җырчылар Ибраһим Шәгиев, Сиринә Фәхретдинова, Гөлназ Хуҗиналарның җырлауларын, биюче кызлар Эльвира Аблязова, Камилә Шәгиәхмәтова, Сиринә Фәхретдинова, Гөлназ Хуҗиналарның биюләрен, Ильсинә Сафинаның шигырь сөйләгәнен, «Ак калфак» ансамбле, концертта катнашкан кунакларыбыз Айгөл Миннуллина, Зифа Гыйлаҗевалар башкаруындагы җырларны тамашачы көчле алкышлар белән озата барды. Бәйрәмчә оештырылган концерттан һәркем күңеленә рәхәтлек алып, ял итеп, рәхмәтләрен җиткереп, Кайбычыбыз тагын да матурланып, зур уңышларга ирешсен, илебездә тынычлык урнашсын дигән теләк белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев