Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаблылар җырлап та күрсәтте!

Район мәдәният бүлеге тарафыннан «Җырлый торган авыл» фестивале игълан ителгәч, җыр-моңга гашыйк булганнар һәр авылда аңа теләп кушылды.

Иске Чәчкаб авылы талантлары да, осталыкларын күрсәтергә дип, мәдәният йорты каршына җыелды. «Алда булсын әле безнең Җырларның иң матуры, Сезне сагынып ерак юлдан Канатланып кайтырбыз...» Авылыбызның олы яшьтәге апалары тарафыннан оешкан «Ак калфак» фольклор ансамбле дә, анда җырлаучы Сания Вәлиәхмәтова да, мәктәптә белем алучылар Ралинә Әдиятуллина белән Ясминә Кәлимуллина, Сиринә Фәхретдинова белән Ибраһим Шаһиев, Гөлназ Хуҗина да үзләренең моңлы җырларын яңгыратты. Мондый чаралар ел да шулай дәвам итсә, татар халык җырлары да, телебез дә онытылмас.

«Йөрәкләрдә яшәү дәрте,
Яшәү гөле сынмасын,
Җырлашып бер утырулар
Иң соңгысы булмасын...»

Гөлнара Хәйретдинова,
ветераннар советы рәисе,
Иске Чәчкаб

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев