Иске Чәчкаб кызы җиңүче!
Район балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче Иске Чәчкаб авылы кызы Зәринә Хәсәнова «Данлы елларга баш иябез» дип исемләнгән Халыкара интернет-бәйгедә катнашты һәм зур уңышка иреште.
Әлеге бәйге Мәскәү шәһәрендәге «Талантлар планетасы» фонды тарафыннан оештырылды. Резедә Хисамова классында белем алучы Зәринә бәйгенең «Фортепиано» уен кораллары жанры номинациясендә беренче дәрәҗәдәге диплом иясе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев