Иске Тәрбит авылында Украинада барган махсус операциядә һәлак булган авылдашлары белән хушлаштылар
Бүген Иске Тәрбит авылында Украинада барган махсус операциядә геройларча һәлак булган авылдашлары, кече лейтенант Эдуард Кротовны соңгы юлга озаттылар.
Матәм митингында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров, авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев, авыл халкы катнашты.
Альберт Рәхмәтуллин, Азат Кадыйров Эдуард Кротовның әти-әнисенең, гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашты, аларга төрле яклап ярдәм итәчәкләрен белдерделәр.
Эдуард Алексеевич хәрби мобилизация башлануның беренче көннәреннән яу кырына китә. Украинада чуалышлар башланган вакытта Яшел Үзән шәһәрендә яши әле ул. Хәбәр килүгә, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссариатына китә. Бу 2022 елның 26 сентябре була. Эдуард Украинада барган каты бәрелешләрнең берсендә, 2024 елның 10 августында гомере өзелә. Геройларча һәлак булган якташыбыз «Батырлык» орденына тәкъдим ителә. Орденны хатыны Анна Кротовага тапшырдылар. Кечкенә уллары Матвей һәм Марк ятим калды.
Батыр якташыбызны соңгы юлга озатырга Казан шәһәрендәге хәрби училищедан мактаулы каравыл кайткан иде. Ул туган авылы Иске Тәрбит зиратында җирләнде. Аның кабре янында автоматлардан салют бирелде.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев