Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Юл йөрү кагыйдәсен бозу турында хәбәрләр өчен казанлылар миллион ярымнан артык акча алган

«Халык инспекторы» кушымтасына машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы турында хәбәр җибәргән өчен Казан халкына 1 миллион 602 мең сум акча түләнгән.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясенең әлеге мәгълүматлары «Татар-информ» агентлыгы карамагында бар. Шәһәр халкы 2024 елның сентябреннән 2026 елның гыйнварына шуның кадәр акча алган.

Бу вакыт эчендә "Халык инспекторы«на казанлылардан барлыгы 24 251 хәбәр килгән.

«Татар-информ» агентлыгы юл йөрү кагыйдәләрен бозуга кагылышлы түләүле категорияләр «Халык инспекторы» мобиль кушымтасында 2024 елның сентябреннән эшли башлады, дип хәбәр иткән иде. Кушымта кагыйдә бозуларны урын һәм вакытын күрсәтеп теркәргә ярдәм итә.

Кушымта кагыйдә бозуларның 21 категориясе белән эшли, шуларның җидесе (җәяүлене үткәрү таләпләрен санга сукмау, кызыл утка чыгу, тукталыш линиясен үтү, каршы як полосага чыгу, иминлек каешын эләктермичә йөрү, рульдә барганда телефон куллану, шулай ук транспорттан чүп-чар ыргыту) буенча акчалата бүләк алырга мөмкин.

Хәбәр җибәрү өчен «Халык инспекторы» кушымтасын урнаштырырга, кагыйдә бозу очрагын төшерергә, аннары әлеге урынны автомат рәвештә билгеләп заявка рәсмиләштерергә кирәк. Тикшергәннән соң заявканы ЮХИДИ идарәсенә җибәрәчәкләр. Әгәр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре кагыйдә бозу турында уңай карар кабул итсә, заявка бирүчегә акча җибәреләчәк.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев