Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районы ЮХИДИ инспекторы: «Юл хәрәкәтендә катнашучыларның спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырулары — аяныч күренеш»

Юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе транспорт белән салмыш килеш идарә итү нәтиҗәсендә килеп чыга.

Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш юлга чыккан машина йөртүчеләрне ачыклау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре әледән-әле рейдлар үткәрә. 
ЮХИДИ инспекторы Илфир Юсупов әнә шул рейдларның берсе турында сөйләде.

— Яңа ел каникуллары вакытында, дөресрәге 6 гыйнварда, кичке сәгать сигез белән тугыз арасында, Мәлкинең Үзәк урамында машина белән исерек хәлдә идарә иткән шул авыл кешесен туктаттык, — диде инспектор. — Документларын сорагач, каушап төште, үзеннән спиртлы эчемлек исе аңкып тора. Алкотектор да организмында спиртлы эчемлек барлыгын күрсәтте. Тикшерү барышы видеоязмага теркәлде һәм эшне, карар кабул итү өчен, җәмәгать судына тапшырдым.

Ул судта гаебен таныды, үкенүен белдерде. Ләкин эш узган иде инде. 

Суд әлеге гражданның моңа кадәр спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырган өчен автоинспекторлар кулына эләккәне булмавын да исәпкә алган.

Шуңа карамастан, суд карары нигезендә әлеге граждан 45 мең сум күләмендә штрафка тартылды һәм ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукы биргән таныклыгыннан мәхрүм ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев