Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән!

Традиция буенча октябрьнең өченче якшәмбесендә юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне билгеләп үтелә.

Бу бәйрәм — юллар, транспорт чишелеше, күперләр, ел әйләнәсе аларга өзлексез хезмәт итүчеләргә рәхмәт һәм хөрмәт белдерү өчен менә дигән мөмкинлек.Бәйрәм уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин «Татавтодор» җәмгыятенең Кайбыч юл участогы хезмәтчәннәренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Юлларны тиешле хәлдә тоту, куркынычсыз һәм ышанычлы автомобиль юлларын тәэмин итү — җиңел бурыч түгел. Бу тармактагы эш югары профессиональлекне, яңа заманча технологияләрдән дөрес файдалану өчен белемнәрне даими камилләштерүне таләп итә.
Юл тармагы хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте, аларның үз эшләренә бирелгәнлекләре нәтиҗәсендә шәһәр һәм районда юлларны карап тоту дәрәҗәсе тамырдан үзгәрә. Ел саен асфальтлау, вак таш җәю һәм юллардагы чокырларны ямау эшләре алып барыла.
Юлчыларның катлаулы һәм җаваплы эше һәрвакыт юл хәрәкәтендә катнашучылар файдасына юнәлдерелгән. Киләчәктә дә алар район юлларында өзлексез куркынычсыз һәм уңайлы хәрәкәтне тәэмин итү буенча эшне дәвам итәр дип ышанам.
Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм тармак ветераннары! Сезгә авыр, әмма игелекле эшегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә алда торучы бурычларны уңышлы үтәвегезне телим. Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев