Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Изге Троица котлы булсын!

Хөрмәтле православие динен тотучылар!

Православие динен тотучылар 31 майда изге Троица бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

— Хөрмәтле православие динен тотучылар! Сезне район Советы, башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән әлеге дини бәйрәм уңаеннан кайнар котлыйм. 
Изге китапта язылганча, Троица — уртак шатлык һәм берләшү көне. Аның килүе җәй башлану, табигать җанлану белән билгеләнә. Троица — төрле милләт халыкларын рух күтәренкелеге ярдәмендә берләштерүче гасырлардан килүче матур традиция. Киләчәктә дә күмәк йортыбызда дуслык һәм иминлек булсын. 
Районыбызда төрле конфессия вәкилләре дус-тату гомер кичерә. Барлык кешеләрне берләштереп, аларның рухи тормышында гаять зур роль тоткан, һәр кеше өчен газиз һәм кадерле булган шушы бәйрәм күңелләрегезне җылытып, өйләрегезгә бәхет, тынычлык, уңышлар гына китерсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, хәерле гомер, шатлык, үзара аңлашучанлык һәм хөрмәт телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев