СВОда катнашучыларның балаларына өстенлек
Махсус операциядәгеләрнең балалары югары уку йортларына аерым квота буенча керә ала.
СВОда катнашучыларның балалары Россия вузларындагы бюджет урыннарына аерым квота буенча керергә хокуклы. Ул һәр юнәлеш буенча урыннарның гомуми саныннан кимендә 10 процентны тәшкил итә, дип белдерде КПРФтан сенатор Айрат Гыйбатдинов әңгәмәсендә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы яза.
Ул аңлатканча, әлеге преференция гамәлдәге мәгариф законнарында язылган конкурста ташламалы катнашу механизмы булып тора. Квота эчендә аерым конкурс уздырыла һәм абитуриентлар барлык керүчеләр белән түгел, ә бары тик үзара гына ярыша. Бу Ватанны саклаучыларның гаилә әгъзаларына ташламалы шартларда югары белем алуга дәгъва кылырга мөмкинлек бирә.
Югары уку йортына керү өчен РФ паспорты, белем турында аттестат бирергә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучының баласы булу статусын расларга кирәк. Абитуриент шулай ук шәхси уңышларын раслый торган документлар бирә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев