Кадерле дин кардәшләрем!
Сезне Ураза гаете бәйрәме белән ихластан тәбрик итәм.
Айдар Шәрәфиев, эшмәкәр, Олы Кайбычтагы «Бәрәкәт» кафесы җитәкчесе:
— Кадерле дин кардәшләрем! Сезне Ураза гаете бәйрәме белән ихластан тәбрик итәм. Тормышыгызда һәрвакыт бәйрәм, шатлык һәм муллык булсын. Ураза гаете мөселманнарны исламның югары рухи һәм әхлакый сыйфатларына, ата-бабаларның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын үтәргә, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга, ярдәмгә мохтаҗларның хәленә керергә өнди. Сезгә тынычлык, иминлек телим һәм иң матур теләкләремне җиткерәм. Аллаһы Тәгалә кылган догаларыбызны кабул итсен, табыннарыбыз мул булсын, юлыбызда гел намуслы, иманлы кешеләр генә очрасын. Сәламәт булып, һәр елны шулай уразалар тотып, Гает, Корбан бәйрәмнәрен күп еллар бәйрәм итәргә насыйп булсын. Тормышыгызда һәрвакыт бәйрәм, шатлык һәм муллык өстенлек итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев