Кадерле дин кардәшләрем!
Мөхтәрәм райондашлар!
Айдар Шәрәфиев, эшмәкәр, Олы Кайбычтагы «Бәрәкәт» кафесы җитәкчесе:
— Кадерле дин кардәшләрем! Корбан—Аллаһы Тәгаләнең изге әмере, ул безгә биргән чиксез яхшылыклары һәм мәрхәмәтләре өчен аңа буйсыну һәм рәхмәт күрсәтү. Мөхәммәд Пәйгамбәр (салләллаһу галәйхи вәссәләм) бер хәдистә: «Аллаһы Тәгалә каршындагы иң яхшы көн — Корбан бәйрәменең беренче көне» — дип әйткән. Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә бу көнне безгә саф күңел белән намаз укырга һәм корбан китерергә насыйп итсен, үзенең мәрхәмәтен тоярга мөмкинлек бирсен. Раббыбыз безгә бәхет һәм сәламәтлек, тынычлык һәм муллык иңдерсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев