Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кадерле һәм изге бәйрәм

Корбан гаете белән котлыйм.

Азат Шәйдуллин, эшмәкәр, Мәлкидәге терлек чалу цехы җитәкчесе:

— Барлык милләттәшләремне якынлашып килүче Корбан гаете белән котлыйм. Корбан бәйрәме — рухи чистарыну һәм шәфәгать кылу вакыты. Пәйгамбәребез (с. г. в.) хәдисендә әйтелгәнчә, «су утны сүндергән кебек, гөнаһларны сүндерүче — сәдакадыр».
Гомер юлында һәркем Раббыбызга үзен ярлыкавын, эш-гамәлләребезне уң итүен, күңелләребезгә иман нуры, рух ныклыгы, илебез-көнебезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек иңдерүен сорап, кат-кат мөрәҗәгать итә. Изге бәйрәм рух күтәренкелеге өстәсен, матур эшләргә җилкендерсен! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет һәм бәрәкәтле озын гомер телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев