Кадерле Кайбыч халкы!
Сезне һәр кеше өчен изге, якты бәйрәм — Җиңү көне белән тәбрик итәм.
Рәшит Ярхәмов, Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче якташыбыз:
— Кадерле Кайбыч халкы! Сезне һәр кеше өчен изге, якты бәйрәм — Җиңү көне белән тәбрик итәм. Ватаныбызны явыз дошманнан саклап калган батырларның истәлеге йөрәкләрдән мәңге җуелмаячак. Бөек Ватан сугышында Җиңү — милли горурлык, хәрби дан һәм илебезнең көч-куәте билгесе. Тиңдәшсез каһарманлыгыгыз, Җиңүгә ышанычыгыз һәм киләчәк буынга тыныч тормыш бүләк итүегез өчен сезнең алда баш иябез. Көчле ихтыярыгыз, батырлыгыгыз, тормыш юлыгыз горурлану хисе уята. Без фронтта һәм тылда илебез азатлыгы өчен аяусыз көрәшкән, яу кырларында башын салган батырлар турындагы якты истәлекне хәтердә саклап, хәрби һәм хезмәт үрнәге булган ветераннарга мәңге рәхмәтле булачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев