Кадерле Кайбыч халкы!
Сезне Җиңү көне белән тәбрик итәм.
Гөлнара Сафиуллина, районның баш табибы, медицина хезмәткәрләре профсоюзы:
— Көнне-төнгә ялгап тылда эшләгән, авыр хезмәтләре белән җиңүне якынайткан тыл хезмәтчәннәренең дә, сугыш чоры балаларының да, аларның батырлыгы, фидакарьлеге аркасында тыныч күк астында гомер иткән бүгенге буыннарның да изге бәйрәм көне бу. Сугыш елларында медицина хезмәткәрләре дә батырлык үрнәге күрсәтә. Госпитальләрдә солдатларны дәвалаган, яу кырыннан яралыларны алып чыккан табиб, шәфкать туташлары, санитаркаларга мәңгелек дан! Халкыбызның батырлыгы дошманнарның һөҗүменә каршы торырга мөмкинлек бирә. Алар киләчәк буын өчен ирекле һәм бәйсез Ватанда яшәргә мөмкинлек булдыра. Буыннар үзгәрә, ләкин Бөек Җиңү, халык бердәмлеге, хәрби дан һәм батырлык символы булып, мәңгегә тарихка кереп калган. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев