Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне муниципаль район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән язның искиткеч матур бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.

8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

Кадерле хатын-кызлар! Сезне муниципаль район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән язның искиткеч матур бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.Элек-электән хатын-кыз гаилә учагын саклаучы, гаилә бәхетен һәм иминлекне тәэмин итүче булып торган һәм шулай булып кала да. Туган җиребез Кайбыч районының үсешкә ирешүендә хатын-кызларның роле бәяләп бетергесез. Бүген сез икътисад һәм агросәнәгать комплексының, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт тармакларының барлык өлкәләрендә дә уңышлы хезмәт куясыз, районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз. Сез Украинадагы солдатларыбызга һәм якыннарыгызга, бөтенләй таныш булмаган балаларга догаларыгыз, җылы сүзләр һәм игелекле эшләр белән ярдәм итәсез. Хатлар язасыз, посылкалар җыясыз, маскировка челтәрләре үрәсез, безнең геройларга өй җылысын тоярга ярдәм итәсез. Фидакарь хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.Тыл хезмәтчәннәре, сугыш ветераннарының тол калган хатыннары— барлык өлкән буын хатын-кызларыбыз аерым хөрмәт һәм ихтирамга лаек. Сез үсеп килүче буынга сабырлык үрнәге булып торасыз. Авыр сынаулар артта калсын, ә бүгенге тормышыгыз бары шатлык-сөенечләрдән генә торсын иде.Кадерле гүзәл затларыбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, имин көннәр, тынычлык, мәхәббәт, муллык һәм уңышлар телим. Бәйрәмегез мөбарәк, бәхетегез түгәрәк булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев