Кадерле хатын-кызлар!
Бездә эшләүче барлык хатын-кызларны, лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарын, авыр сугыш елларында тылда эшләгән әби-апаларны язның беренче бәйрәме — 8 Март белән кайнар котлыйм.
Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры:
— Бездә эшләүче барлык хатын-кызларны, лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарын, авыр сугыш елларында тылда эшләгән әби-апаларны язның беренче бәйрәме — 8 Март белән кайнар котлыйм. Яшәешебезнең бизәге булган хатын-кызларыбыз бәйрәме якынлашкан күңелле бер мизгелдә һәр ел саен бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә. Әйтерсең асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, сихри дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти. Хатын-кыз элек-электән гаиләне бербөтен итүче, ирен дә, балаларын да багучы, киләчәк кешесе тәрбияләүче тыйнаклык, сабырлык һәйкәле, иман көзгесе булган. Язның ягымлы кояшы тәнегезгә сихәтлек, йортыгызга иминлек, сөю-сәгадәт, тормышыгызга бәрәкәт, уңышлар алып килсен. Күк йөзе аяз, ә бәйрәмнәребез мөбарәк булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев