Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Каен суыyың файдасы

Каен суы иммунитетны күтәрә.

Тамагы еш шешеп интегүчеләрне, ангинадан газап чигүчеләрне, авыз эче бозылып җәфаланучыларны каен согы белән дәвалыйлар. Аның белән авызны, тамакны әйбәтләп чайкаганнан соң, сокның калган өлешен аз-азлап эчеп бетерәсе. 

Гемоглобинны нормага салу өчен каен суы эчү дару кулланудан күпкә файдалырак. Яңа җыелган табигый суны ашарга 15 минут кала, алма, кишер, чөгендер согы кушып, 50шәр мл күләмендә эчеп дәваланалар.

Каен суы йөрәк-кан тамырлары чирләреннән интегүчеләр өчен чып-чын хәзинә. Артык сыеклыкны кудыруы сәбәпле, гипертониядән интегүчеләрнең югары кан басымын төшерә ала. Нәтиҗәдә, сезне баш авырту һәм әйләнү, аяк-куллар, битләр шешенү, йөрәк чәнчү кебек уңайсызлыклар элеккегечә борчымас.

Тире авырулары: экзема, псориаз, нейродермит, гөмбәчекләрдән интексәгез, язын каен суын файдаланмый калмагыз. Мондый очракларда суны эчәргә түгел, ә компресс итеп ябарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев