Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч делегациясе Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты

Буада Иделаръягы зонасына керүче сигез район вәкилләре катнашында киңәшмә узды.

Ул Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә багышланды. Зона киңәшмәсендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Әбләзова да катнашты. 

- ТР Президенты каршындагы Татар саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Кайбыч һәм Апасны балалар бакчаларында татар телендә белем һәм тәрбия бирү буенча әйдәп баручы районнар дип атады. Тугызынчы классны тәмамлап, татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшыру буенча да безне башкаларга үрнәк итеп куйдылар. Мәсәлән, узган уку елында Татарстанның җиде районында бер генә бала да татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшырмаган. Ә Кайбычта бер Мәлки мәктәбендә генә ун укучы әлеге фәннән сынау биргән. Безнең районда Мәдәният бүлеге тарафыннан үткәрелүче, инде матур традициягә әверелгән “Кичке уен”ны Марат Әхмәтов аерым билгеләп үтте. Әлеге дуслык бәйрәмен республика масштабына күтәрү кирәклегенә басым ясады. Марат Готович, авыл - туган телебезнең нигез ташы ул, дигән бик матур фикер әйтте, - дип, Рәмис Рафисович киңәшмәдән алган тәэсирләре белән бүлеште. 

Милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүгә керткән хезмәте өчен, Марат Әхмәтов Рамилә Әбләзовага Рәхмәт хаты тапшырган. “Рухи мирасны халыкка тарату, татар сәнгатен үстерү юнәлешендә алып барган нәтиҗәле эшчәнлегегез сокландыра. Изге ниятләрегездә уңышлар юлдаш булсын, фидакарь хезмәтегезнең нәтиҗәләре куандырсын!”, - диелгән әлеге хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев