Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч егетләре армиягә китә

Язгы чакырылыш башланды.

Агымдагы елның 1 апреленнән Россия Федерациясендә Оборона министрлыгы тарафыннан язгы чакырылыш башланды.

Указ нигезендә, чакыру 2024 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр дәвам итәчәк. Шул ук вакытта, указ чакыру буенча хезмәт срогы тәмамланган кешеләрне хәрби хезмәттән азат итүне тәэмин итәргә куша.

Бүген балалар сәнгать мәктәбе каршындагы мәйданда районда беренче булып Мәлки авыл җирлегеннән Константин Черемисов Россия Кораллы Көчләре сафларына озатылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров Константин Николаевичка хәерле юл, исән-имин Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтуын, әнисенә сабырлык теләде һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев