Кайбыч егетләрен армиягә озаттылар
Олы Кайбычтагы балалар сәнгать мәктәбе каршындагы мәйданда иртәнге сәгать алты тулганчы ук җанлылык сизелә иде.
Чөнки бүген районыбызның җиде егете Россия Кораллы Көчләре сафларына китте. Алар арасында Олы Кайбычтан Камил Шәфигуллин, Денис Дунаев, Симәкидән Максим Григорьев, Олы Тәрбиттән Николай Казаков, Ульянководан Андрей Никитин, Колаңгыдан Илмас Камалиев һәм Камыллыдан Илья Константинов бар иде.
Районда хәрби исәпкә алу өстәле хезмәткәре Сәвия Зиннурова әйтүенчә, язгы чакырылышта районнан барлыгы 22 егет армиягә китәргә тиеш. Бүгенгеләрен дә кертеп, 15 егетне озатканнар. Якын араларда калганнары да солдатлар сафын тулыландырачак.
Булачак солдатларны озатырга район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров килгән иде.
Күптәнге традиция буенча, без язгы, көзге чакырылышта районыбыз егетләрен Россия Армиясе сафларына тантаналы төстә озатабыз. Ватанны саклау −18 яше тулган сау-сәламәт ир-егетләрнең изге бурычы. Безнең бабаларыбыз да Бөек Ватан сугышында илебезне фашист илбасарларыннан саклаган. Хәзер Ватанны сакларга сезнең чират җитте. Сез дә илебезнең лаеклы уллары булырсыз дип ышанам. Сезгә хәерле юл, әти-әниләрегезгә сабырлык телим, — диде Алексей Николаевич район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән егетләрнең әниләренә бүләк тапшырып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев