Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч яшьләре – милләт юлында

Кайбыч төбәге һәрвакыт үзенең тырыш, белемле, милли җанлы кешеләре белән горурланып яшәде.

Бу җирлекнең рухи көче, авылларында сакланган тәрбия, телгә һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт яшь буын күңелендә дә тирән эз калдыра. Бүген дә Кайбыч белән бәйле яшьләр татар халкының киләчәге, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү юлында актив эш алып бара.

Шундый яшьләрнең берсе — Ришат Марат улы Биктаһиров. Ул Казан шәһәрендә туып-үскән, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге данлыклы 2 нче татар гимназиясен тәмамлаган. Ришат һәм аның игезәк сыңары Ринатның балачак җәйләре дәү әтисе Фәргать Нәҗиев һәм дәү әнисе Гөлфия янында, үзенең туган ягы дип санаган Мөрәле авылында узган. Шуңа күрә Кайбыч төбәге аның өчен бары тик географик урын гына түгел, ә гаилә хәтере, нәсел тамыры һәм күңеленә якын туган як булып тора.

Бүгенге көндә Ришат — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Яшьләр советы әгъзасы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы активисты. Ул Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында өченче курста белем ала. Хәзерге вакытта алмашу программасы буенча Казахстанның башкаласы Астанада укый. Астана шәһәрендә дә Ришат милли эшчәнлек белән шөгыльләнә. Ул оештырган күп кенә чараларның бер мисалына тукталам. Март аенда Астана шәһәренең Евразия милли университетында ул «Татарлар: кем без?» дип исемләнгән лекция-дискуссия үткәрде. Әлеге очрашу татар халкының килеп чыгышына, тарихына, төрле тарихи чорларда формалашкан үзенчәлекләренә багышланды. Лекция барышында Ришат татар халкының күпкырлы тарихи юлын гына түгел, ә татар һәм казах халыкларын бәйләп торган уртак шәхесләрне дә искә алды.

Аерым игътибар Казахстанның Җаек шәһәрендә мәчет һәм мәдрәсә тоткан, Габдулла Тукайның укытучысы булган, кардәш казах һәм татар халыклары тарихында зур роль уйнаган Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин шәхесенә бирелде. Ришат чыгышында Мотыйгулла хәзрәтне үстергән, аңа рухи нигез биргән туган Кайбыч ягы турында да җылы сүзләр әйтте. Бу мисал аша ул Кайбыч төбәгенең татар тарихында гына түгел, ә киңрәк төрки дөнья мәдәни-мәгърифәт киңлегендә дә әһәмиятле урын алып торуын ассызыклады.

Кайбыч белән бәйле тагын бер актив яшь шәхес — Айзилә Айрат кызы Абдрахманова. Ул Борындык авылында туып -үскән, 11 нче сыйныфны Федоровское авылы мәктәбендә тәмамлаган. Айзилә дә балачактан ук милли мохит, авыл тәрбиясе, татар теле һәм мәдәнияте белән бәйләнештә үсә.

Бүгенге көндә Айзилә Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр белән эшләү комитетында эшли. Ул — Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат сәркатибе. Икенче ел рәттән «Татарча диктант» акциясенең кураторы, төп җаваплы кешесе буларак эш алып бара. Әлеге акция бөтен дөнья татарларын берләштерә, татар теленә игътибарны арттыра, аны өйрәнү һәм куллану өчен мөһим мәйданчык булып тора. Айзиләнең бу проекттагы хезмәте татар телен саклау һәм популярлаштыру юнәлешендә аеруча әһәмиятле.

Айзилә Абдрахманова Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында «Лингвистика» бүлеген тәмамлаган, белгечлеге буенча лингвист-тәрҗемәче. Хәзерге вакытта ул магистратурада тюрколог-филолог белгечлеген үзләштерә. Аның эшчәнлеге татар телен, төрки халыклар мәдәниятен һәм заманча медианы берләштерә.

1-3 май көннәрендә Казахстанның Семей шәһәрендә узган «Казакъстан Республикасының татар яшьләре форумы» да Ришат һәм Айзилә эшчәнлегенең мөһим бер сәхифәсе булды. Әлеге форум озак еллардан соң Казахстан татар яшьләрен киң мәйданда берләштергән әһәмиятле чара буларак истә калды. Семей шәһәре бу көннәрдә татар яшьләре өчен очрашу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа проектлар тудыру урынына әверелде.

Әлеге форумны оештыруга Ришат Биктаһиров зур өлеш кертте. Ул Казахстан һәм Татарстанның татар яшьләре белән элемтәләр булдыруда, оештыру эшләрендә, «Казакъстан татарлары һәм башкортлары конгрессы» вәкиле буларак катнашты. Чарада Казаннан килгән Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре дә катнашты. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов татар яшьләренең халыкара дәрәҗәдәге проектларда катнашу мөмкинлекләре, милли инициативаларны үстерү юллары турында сөйләде. Айзилә Абдрахманова исә милли проектларны медиада үстерү һәм алга сөрү алымнары турында чыгыш ясады. Ул блогерлар, журналистлар белән эшләү, социаль челтәрләрдә милли эчтәлекне кызыклы һәм үтемле итеп тәкъдим итү буенча практик киңәшләр бирде.

Форум кысаларында лекцияләр, воркшоплар, интеллектуаль уеннар, бию остаханәләре, милли музыка уен коралларына багышланган чыгышлар үткәрелде. Делегатлар татар тарихы, тел, мәдәният, этнография, проектлар булдыру, татар яшьләрен берләштерү юллары турында фикер алышты. Шулай ук форум катнашучылары Семей шәһәре буйлап экскурсиядә булды, Бөек шагыйрьләр Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм казах шагыйре Абай Кунанбаев һәйкәлләренә чәчәкләр салды.

Форумның аеруча истәлекле өлеше Башкүл татар авылына сәяхәт булды. Биредә катнашучылар авыл мәчете, мәктәп музее белән танышты, татарларның көнчыгыш Казахстанга күчеп килү тарихы турында мәгълүмат алды. Башкүл авылы паркында «Казакъстан Республикасының татар яшьләре форумы аллеясы» булдырылып, форум делегатлары агачлар утыртты. Бу аллея киләчәк буыннар өчен истәлек, ә бүгенге яшьләр өчен уртак эшнең символы булып калды.

Ришат Биктаһиров һәм Айзилә Абдрахманова мисалында без Кайбыч төбәгенең бүгенге яшь буынга биргән көчле рухи нигезен күрәбез. Берсе — тарих, этнология, милли хәрәкәт юнәлешендә актив эш алып бара; икенчесе — тел, медиа, тәрҗемә һәм татар проектларын үстерү өлкәсендә хезмәт куя. Аларны уртак бер кыйммәт берләштерә: татар теленә, милләтенә, тарихына һәм тамырларына тугрылык.

Кайбыч җире өчен мондый яшьләр — зур горурлык. Аларның эшчәнлеге яшь буынның милли мәсьәләләргә битараф булмавын, татар дөньясының киләчәге белемле, актив, җаваплы яшьләр кулында булуын күрсәтә. Милләт өчен хезмәт итү зур сүзләрдән генә түгел, ә көндәлек эштән, лекцияләрдән, форумнардан, проектлардан, оештырылган очрашулардан һәм чаралардан башлана.

Ришат һәм Айзилә кебек яшьләр булганда, Кайбычның да, татар халкының да киләчәге өметле. Алар үз тамырларын онытмыйча, туган як рухын күңелләрендә саклап, милләт өчен эшләр башкарып, татар дөньясын киңрәк мәйданнарга чыгара.

Луиза Сөнгатуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев