Кайбыч юлчылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Кайбыч юл төзү, ремонтлау участогы хезмәтчәннәре бу атнаның якшәмбесендә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Шул уңайдан аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин эш урыннарында һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
— Юл төзелеше өлкәсендә хезмәт яратучы, ныклы, рухи яктан көчле кешеләр генә эшли ала. Чөнки эссе җәйлардә калын итекләр белән кайнар асфальтта эшләве бер дә җиңел түгелдер. Елның кайсы фасылы булуга карамастан, сез ачык һавада үз эшегезне намус белән башкарасыз. Сезнең зур тырышлыгыгыз белән районда 99 процент юллар бар. М12 трассасы төзелгән дәвердә җирле юлларның күпмедер өлеше ватылды, сез аларны да тәртипкә китерәсез. Барыгызга да башкарган хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм, һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм, — диде Альберт Илгизәрович.
Ул хезмәт алдынгыларына район башлыгының Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды.
Кайбыч юл төзү, ремонтлау участогы начальнигы урынбасары Рифат Кәлимуллин да, хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап, хезмәт алдынгыларына «Татавтодор» җәмгыятенең Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев