Кайбыч мәчетләрендә Корбан гаетен билгеләп үттеләр
Бүген районыбызның барлык мәчетләрендә дә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазлары үтте.
Иртәнге сәгать өчтә үк ир-егетләр Олы Кайбыч авылының ике башыннан тәкъбир әйтә-әйтә мәчеткә килде. Районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да бәйрәм намазына Олы Кайбыч мәчетендә үткәрде. Ул әлеге изге бәйрәм белән котлады, бәндәләр күңеленә рәхим-шәфкать, ил-көннәргә тынычлык теләде.
Имам-мөхтәсиб Дамир Гыйниятуллин мәчеткә җыелучыларга Татарстан Диния назәрәте мөфтие Камил Сәмигуллинның бәйрәм котлауларын җиткерде.
Корбан бәйрәме, корбан чалу тарихы турында вәгазьләр сөйләде, чалган корбаннарның Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булуын теләде. Барлык ир-егетләр бәйрәм намазына сафланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев