Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр

Яңа уку елы башланырга вакыт аз калып бара.

Район мәктәпләре яңа уку елында укучыларны кабул итәргә әзерме? Әлеге сорауга ачыклык кертү максатында бүген белем йортларында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова җитәкчелегендәге комиссия эшләде. 

Комиссия үз эшен Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасын караудан башлады. Көн дәвамында Кошман, Олы Урсак, Кече Мәме, Борындык, Колаңгы, Федоровское, Мөрәле, Арыслан, Олы Кайбыч, Бәрлебашы, Кече Кайбыч мәктәпләрендә, балалар бакчаларында булды. Алар мәктәп бакчаларына да үз бәясен бирде. 

Барлык мәктәпләр дә Белем көнен ныклы әзерлек белән каршыларга җыена. Җәй урталарында давылдан зур зыян күргән Федоровское урта мәктәбендә ремонт эшләре тулы көченә дәвам итә. 

Иртәгә комиссия үз эшен Мәлки зонасы мәктәпләрендә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев