Кайбыч районда Россия Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә чакыру буенча киңәшмә үтте
Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров, Кайбычта хәрби исәпкә алу буенча белгеч Сәвия Зиннурова, авыл җирлекләренең хәрби хезмәткә чакыру буенча җаваплы секретарьлары катнашты.
— Хәзерге вакытта Россия Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр арасыннан ДОСААФ аша автомобиль йөртүче һөнәрен үзләштерүче төркем туплана. Безнең республикада Тәтеш, Яшел Үзән, Казан шәһәрләрендә ДОСААФлар бар. Укулар 1 апрельдән башлана һәм атнага ике көн алып барыла, — диде Наил Җантимеров. — Шул ук вакытта хәрби училищеларга, хәрби югары уку йортларына укырга керергә теләүчеләр ачыклана. Аларда пилотсыз очкыч системалары гаскәрләренә дә белгечләр әзерлиләр. Әлеге уку йортларына 11 классны тәмамлаган сау-сәламәт егетләр бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәсе буенча имтиханнарсыз, әңгәмә нигезендә кабул ителә. Россия Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр үз теләкләре белән контракт төземәсә, алар хәрби операция зонасына алынмый. Хәрби училищеда, югары уку йортларында, шулай ук ДОСААФта укулар түләүсез.
Хәрби комиссар авыл җирлекләре секретарьларына бу хакта призывникларга җиткерүне үтенде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев