Кайбыч районы башлыгы “Август-Кайбыч”ның эшчәнлеге белән танышты
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән берлектә “Август-Кайбыч” җәмгыятендә булды.
Аларны җәмгыять генераль директоры Александр Иванов каршы алды. Ульянково авылы янында 3700 баш сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелеше барышы белән таныштылар. Биредә эш график буенча югары темпларда бара. Александр Иванов әйтүенчә, ел ахырына кадәр биредә 700 баш буаз таналар кайтарылачак. Баш исәбе ай саен артып барачак. 2025 елның көзенә терлекчелек комплексы тулы көченә эшли башлаячак.
Икенче тукталыш сенаж һәм силос базлары янында булды. Биредә сигез баз эшләнгән, шуларның алтысына — сенаж, икесенә силос салынган. Хәзерге вакытта күпьеллык үлән басуларын өченче катка урып, сенажга салу бара.
Җәмгыятьнең баш зоотехнигы Рафис Вәлиев әйтүенчә, бер сенаж базына 4,5-5 тонна яшел масса сыя. Силос 10 мең 300 тонна салынган.
Өченче тукталыш ындыр табагында булды. Биредә быел 3200 тонна ашлык сыешлы тагын ике склад төзегәннәр. Хәзерге вакытта монда рапс, җитен уңышын җыеп алу бара. Альберт Илгизәрович авыл хезмәтчәннәренең эшчәнлеген уңай бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев