Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы махсус операция зонасыннан ялга кайтучы белән очрашты

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтучылар белән очрашулар үткәрүе күркәм традициягә әйләнде.

Бүген район башлыгы белән очрашуга Кече Кайбыч авылы егете Фәнис Зиннуров килгән иде. 

— Фәнис, сине туган җиребездә сау-сәламәт күрүемә шатмын. Безнең чакыруны кабул итеп, очрашуга килүең өчен зур рәхмәт. Ялдан соң үз частеңә кайткач, андагы барлык якташларга безнең сәламнәрне җиткер. Сугышлар тиз арада төгәлләнеп, барлык егетләребез дә гаиләләре янына җиңү белән кайтсыннар иде, — диде Альберт Рәхмәтуллин. 

Ул Фәнистән үзенең, әти-әнисенең сәламәтлеген, фронттагы хәлләр турында сорашты. 

— Мин махсус хәрби операциягә 2022 елның 26 сентябрендә мобилизация буенча киткән идем. СВОга киткәнгә тиздән өч ел була инде. Шул вакыт эчендә дүрт тапкыр кыска вакытлы ялда булдым. Тиздән үз частема китәр вакыт та җитә. Безнең частьта Олы Подберезье, Иске Тәрбит, Бушанча, Мөрәле, Мәлки авыллары егетләре бар, — диде Фәнис Зиннуров. 

Альберт Илгизәрович Фәнискә хәерле юллар теләде, күчтәнәчкә азык-төлек тутырылган пакет бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев