Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы өч оешмада ремонт эшләре барышы белән танышты

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин «Заман» төзелеш фирмасы ремонт алып барган Кече Мәме мәктәбендә, Симәки авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында, Кайбыч ветеринария берләшмәсендә ремонт барышы белән танышты.

Кече Мәме мәктәбендә ремонт узган елның ахырында башланган иде. Бинаның түбәсен япканнар, тышын сайдинг белән тышлаганнар, тәрәзәләрен алыштырганнар. Хәзерге вакытта бинаның эчке ягында эшлиләр. Мәктәпнең ярты өлешендә ремонт эшләре тәмамланып килә. Коридорлар идәненә плиткалар түшәгәннәр, классларның ишекләрен алыштырганнар, идәннәренә ленолиум җәйгәннәр, түшәменә асылмалы түшәм эшләгәннәр, спорт залын, балалар бакчасын тулысынча яңартканнар. Шушы арада мәктәпнең икенче ягында ремонт башлаячаклар. Ремонтны июнь башында тәмамларга уйлыйлар. Мәктәпкә яңа җиһазлар да кайтарылачак.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны Симәкидәге фельдшер-акушерлык пунктында баш табиб Гөлнара Сафиуллина, урынбасары Бәхтияр Нигъмәтуллин, ФАП мөдире Игорь Кузнецов каршы алды. Биредә бинаның эчке ягына ремонт ясалган. Альберт Илгизәрович әйтүенчә, верандасын эчтән тышлап, бинаны тышкы яктан тулысынча буярга кирәк.

Кайбыч ветеринария берләшмәсендә дә ремонт эшләре дәвам итә. Баш ветеринария врачы Радик Сабирҗанов әйтеп узганча, төзүчеләр бинаның эчке ягын яңартканнар, канализация ясалган, җылыту системасын, электр үткәргечләрен алыштырганнар. Ремонт төгәлләнгәч, җиһазларын да алыштырырга исәплиләр. Альберт Рәхмәтуллин өч объектта да төзүчеләр эшенә уңай бәя бирде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев