Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр белән очрашты

Узган елгы язгы чакырылыш вакытында Кайбыч районыннан Россия Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә киткән 22 егет туган якларына кайтып җитте.

Традиция буенча, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткан солдатлар белән очрашты.

Әле кайчан гына озатканнар иде кебек үзләрен, бер ел узып та киткән икән. Очрашуга килгән егетләрне — Олы Кайбычтан Илшат Булатов, Багайдан Данил Крайнов, Ярослав Иванов, Бушанчадан Александр Газизов, Мәлкидән Никита Маланьев, Арысланнан Никита Кочнев, Олы Подберезьедан Даниил Рыжов, Олы Тәрбиттән Ефрем Кисаповны районның хәрби исәпкә алу өстәле начальнигы Сәвия Зиннурова сөенеп каршы алды. Әниләрчә кайгыртучанлык күрсәтеп, хәл-әхвәлләрен сорашты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, намуслы хезмәт итүләре өчен егетләргә рәхмәт белдерде.

Армиягә киткәндә яшүсмер егетләр идегез. Районыбыз данына тап төшермичә хезмәт итеп, кыю ир-атларга әйләнеп кайттыгыз, — диде Альберт Илгизәрович.

— Хәзерге вакытта күбегез ял итәдер. Алга таба нишләргә, кая барырга икән, дип баш ватучылар да бардыр. Туып-үскән районыгызда калырга уйласагыз, без шат кына булырбыз.

Альберт Рәхмәтуллин райондагы вакантлы эш урыннары турында сөйләде, торак төзелеше буенча программалар эшләвен әйтте. Егетләр, үзләре белән таныштырып, кайда хезмәт итүләре турында сөйләде.

Очрашуга отставкадагы майор, утыз елга якын гомерен хәрби хезмәткә багышлаган Илһам Хөснетдинов, полиция бүлеге начальнигының шәхси состав белән эшләү буенча урынбасары Радик Хәялиев һәм та килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев