Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы сайлауга гаиләсе белән бергә килде

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сайлауга, һәрвакыттагыча, гаиләсе белән бергә килде.

Тормыш иптәше Эльмира ханым, уллары Салават, кызлары Зилә белән бергә туган авылындагы Бәрлебашы сайлау участогына уздылар. Әлегә кадәр сайлаулар мәктәптә узса,1614 нче участок сайлау комиссиясе эшчәнлеген дәүләт программасы буенча сафка баскан мәдәният йортында башлап җибәрде.

-Кайбычта сайлаулар һәрвакыт югары дәрәҗәдә узды, бу сайлауларның да шулай булачагына ышанычым зур, — диде Альберт Рәхмәтуллин, сайлау бюллетенен урнага салгач.- Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатына сайланучылар алга таба да безне матур эшләре белән куандырыр дип ышанам. Авылларның социаль йөзен яхшырту буенча күп эшләнде. Шул ук вакытта хәл итәсе мәсьәләләребез дә күп әле. Без бүген киләчәгебезне сайлыйбыз.

Быел унберенче классны тәмамлап, Казандагы федераль университетка укырга кергән Зилә өчен бу беренче сайлаулар. Яшь сайлаучы буларак, аңа Кайбычны ярату символикасы төшерелгән бокал бүләк иттеләр. Бу бүләкне, истәлеккә дип, барлык беренче сайлаучыларга да әзерләгәннәр.

Рәхмәтуллинар гаиләләре белән Гаилә елына багышланган #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотобәйгесендә дә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев