Кайбыч районы мәктәпләрендә парламент дәресләре уза
6-28 февральдә районның барлык мәктәпләрендә дә Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган парламент дәресләр уза.
Дәресләрнең темасы — «Хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватаныбызны данлыйбыз!» Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия: илебез тарихы — фронттагы батырлык кына түгел, ә тылдагы фидакарь хезмәт, зур тырышлык, җаваплылык һәм Ватанга тугрылык үрнәге дә. Дәресләр барышында укучылар халкыбызның каһарманлыгы белән таныша, илебезнең иминлеге һәм үсеше өчен көч куйган шәхесләр турында мәгълүмат ала, туган як тарихын өйрәнә.
Парламент дәресләре — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстанның Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты. Алар укучыларыбызда сәяси-хокукый мәдәният формалаштыруга, актив гражданлык позициясе тәрбияләүгә, җәмгыятьтәге вакыйгаларга битараф булмау хисе уятуга юнәлтелгән.
Әлеге дәресләрдә районнан килгән җитәкчеләр, җирле үзидарә вәкилләре, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре дә катнаша. Федоровское мәктәбендә дәрес ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында узды. Хуҗа Хәсән мәктәбендә үткән парламент дәресендә дә район башлыгы катнашты.
Җитәкчеләр укучылар белән әңгәмә кора, илебез үсеше, район тормышы, яшьләрнең киләчәктәге роле турында фикер алыша. Мондый очрашулар укучылар өчен аеруча әһәмиятле, чөнки алар күзгә-күз карап аралашу ярдәмендә дәүләт идарәсе, җаваплылык һәм гражданлык бурычы турында белемнәр үзләштерә.
Бу дәресләр — гади мәгълүмат бирү генә түгел, ә фикер алышу, уйлану, үз карашыңны белдерү мәйданы да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев