Кайбыч районы ЗАГС бүлегендә быелның беренче пары теркәлде
Олы Кайбычтан Илнар Җиһаншин һәм Иске Чәчкаб авылыннан Дания Таҗиева рәсми рәвештә никахларын теркәде.
Яшь пар балдаклар алышты һәм котлаулар кабул итте.
Тантаналы никахлашу чарасын ЗАГС бүлеге начальнигы Зилә Абдрахманова үткәрде. Яшь гаиләне тормышларындагы мөһим вакыйга белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул Илнар белән Даниягә үзара мәхәббәт һәм хөрмәт белән яшәүләрен, гаилә иминлеге, сәламәт һәм бәхетле балалар үстерүләрен теләде.
— Гаилә — ул ярату сүзләре генә түгел, ә көндәлек хезмәт, иңгә-иң куеп авырлыкларны җиңә белү дә. Без, үз чиратыбызда, яшь гаиләләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, — дип билгеләп үтте Альберт Рәхмәтуллин, яшьләргә язылышу турында таныклык, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырып.
Илнар белән Дания — хезмәттәшләр дә әле. Алар икесе дә подстанциядә эшли. Язылышу тантанасы уңаеннан яшьләргә әти-әниләре дә котлау сүзләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев