Кайбыч районында яшәүче хөрмәтле милләттәшләрем!
Барчагызны да олы һәм изге Корбан гаете белән котлыйм!
Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VII чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:
— Кайбыч районында яшәүче хөрмәтле милләттәшләрем! Барчагызны да олы һәм изге Корбан гаете белән котлыйм! Бу көнне дин кардәшләребез мәчетләрдә бәйрәм намазларын укый, догалар кыла. Имин дөньяларда, бер-беребезнең кадерен белеп, татулыкта гомер кичерергә язсын. Бәйрәм һәммәбезгә дә иман нуры, күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы өстәп, яңа игелекле эш-гамәлләргә өндәсен, җан җылысы, шатлык һәм муллык бүләк итсен! Районда төрле милләт һәм конфессия вәкилләре дус һәм тату гомер кичерә. Бу алга таба да шулай дәвам итсен иде. Дөньяларыбызга тынычлык, барыбызга да исәнлек-саулык һәм бәрәкәт телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев