Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районында «Иң яхшы сыерчык оясы» бәйгесенә йомгак ясадылар

«ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә “Иң яхшы сыерчык оясы” бәйгесенә йомгак ясадылар. Быел әлеге конкурста 14 мәктәптән 24 укучы катнашкан. Бу хакта безгә үзәкнең база мәйданчыгы буенча методисты Алия Мотыйгуллина хәбәр итте.

Жюри өч номинациядә унбер иң яхшы сыерчык оясын ачыклаган. Надеждино башлангыч мәктәбенең беренче, өченче класс укучыларының күмәк эше иң матуры дип танылган. Мәлкидән Владислав Козлов икенче урынны яулаган. Надеждино мәктәбенең икенче, дүртенче класс укучылары, Борындыктан Данил Алексеев, Иске Чәчкабтан Эльвира Әбләзова – өченче урында.
«Үзенчәлекле сыер чык оясы» номинациясендә Олы Подберезье мәктәбеннән Михаил Нагоркинга тиңнәр булмаган. Олы Кайбычтан Надежда Канашова — икенче, Мария Жиркова өченче урында.
Иске Тәрбиттән Данил Симушкинның милли бизәкләр кулланып ясалган сыерчык оясын да кошлар үз итәр. Әлеге номинациядә ул җиңүче. Икенче һәм өченче урыннарда – Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары Камил Низаметдинов һәм Илназ Фәхретдинов.
Жюри карары белән өстәмә «Иҗади якын килү» номинациясе дә булдырылган. Анда Бәрлебашы мәктәбе укучысы Дәлия Хәйбуллина җиңү яулаган. Федоровскоедан Анастасия Волкова икенче урынга лаек булды. Чүти мәктәбе укучысы Максим Мойсеев өченче урынны яулады.
Призлы урыннарны яулаучыларга – дипломнар, катнашучыларга сертификатлар тапшырыла. Әлеге бәйгедә катнашып, балалар хезмәт тәрбиясе генә алып калмый, табигатьне, тереклек дөньясын яратырга өйрәнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев